Китап күргәзмәсе: «Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь»
Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы — «Мәгариф»тә эшли. Хәзерге көндә «Татар—информ» Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы. Сания Әхмәтҗанова — күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы. 20нче апрельдә Татарстанның сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь тула. Китапханәдә аның иҗатына багышланган китап күгәзмәсе оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.