«Яңа китап-яңа ачыш»
Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт. 22 нче апрель көнне Жәлил поселок китапханәсендә китап сөючеләр өчен яңа китаплар көне билгеләнеп үтәчәк.Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укыячаклар. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышачак, яңа китаплар белән якыннан танышаячаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.