Без Тукайлы халык

Событие завершилось
6+

Татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Районный дом культуры» Заинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна