«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»
«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»(Шигърият кичәсе)
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.
Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз. 26 апрель Г.Тукайнын туган коне. Шагыйрь туган көнне Казанда да, авыл китапханэлэрендэ дэ зур шигырь бәйрәме үткэрелэ. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар. Шигырьләрдә Бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла.
27 ел гына яшәп калган Тукай инде йөз ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Игътибар иткәнсездер-20 гасыр шагыйрьләре дә, 21 гасыр шагыйрьләре дә аны остазлары итеп саныйлар. Һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә-шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып тора. 26 апрель конне Яна Тинчэле авылы китапханэсендэ дэ шигърият бэйрэме уткэрелэ. Барыгызны да бэйрэмгэ котеп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.