«Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби кичә.
26 апрель — Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан олысы-кечесе Тукай иҗатына мәдхия җырлый, аның шигырьләрен сөйли. Бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә укучылар шактый. Бөек Тукаебыз — мәңге безнең күңелләрдә… Без — Тукайлы халык, мәңгегә!
Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә. Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез. Без татар булуыбыз белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.