«Гагарин буласым килэ-куклэр гизэсем килэ»
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм
корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ"
итте.
Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп
булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин
беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15"
машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.
Квалификациясен
югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын
да җиһанга очарга ниятли һәм… билгесез сәбәпләр аркасында шулай
бөтенләй юкка чыга…
Урта
һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын
вәкилләренә ул — үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса,
өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961
елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу
очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була — СССР Американы узып китте!
Галәмдәге тәүге кеше — СССРдан!
Гагариннан
соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде.
Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.