Күргәзмә: «Бизәкләрдә халкым тарихы»
Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан китапханәдә «Бизәкләрдә халкым тарихы» дип аталган күргәзмә
оештырыла. Күргәзмәдә түбәтәй, ашъяулык,
читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре урын ала, укучыларкүргәзмә
аша халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итә. Күргәзмә татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында
яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә
бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн
аяк киемнәре, торакларның бизәкләре белән таныштыра.
Күргәзмәнең максаты: туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә,
әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф — гадәтләрен,
йолаларын өйрәнүгә омтылыш, аларның кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, сакларга кирәклеген ассызыклау.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.