«Халкым җәүһәрләре» Уен — ярыш
Телне халык дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра
бит. Шуңа күрә ярышыбызның эпиграфы итеп түбәндәге юлларны алыйк.
Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Без татарлар, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне яратырга, белергә тиешбез.”Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньсын”, -дип язган Габдулла Тукай. Заманнар үзгәрсә дә, бу юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар.Ата-бабаларыбыз туган телебезне саклап калган.Ә без — шуны дәвам итәчәк буын вәкилләре.
Халык әйтә: ”Теле барның гына иле бар”. Бик дөрес. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр.
Тел кешеләргә үзара аралышырга, бер-берсен аңлап яшәргә, бергәләп эшләргә, күңел ачарга ярдәм итә. Тел ярдәмендә кешелек җәмгыятенең гасырлар буе тудырган белем байлыгы туплана һәм буыннан — буынга тапшырыла килә.Тел ул — иң каделе мирас. Шуңа күрә халык күпсанлы әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар, табышмаклар иҗат иткән. Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен тагын күзәтик. Телебезнең җәүһәрләрен тагын бер кат күздән кичерик, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.