Китап күргәзмәсе: «Хисам Камалов әсәрләрендә сугыш кайтавазы»
X. Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Педагогия институтында укыганда ул институттагы һәм республика яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөри. Тәүге басма шигырьләре дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Шигырьләрендә үк шагыйрьнең бөтен иҗатына хас темалар һәм сурәтләү үзенчәлекләре ачык билгеләнә. Аның игътибар үзәгендәге темалар — Ватан сугышы, Туган җир, Туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында активрак иҗат итә. Язучы-прозаик, фронтовик шагыйрь, Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның тууына 95 ел тула.Шул уңайдан, Кайбыч авылы китапханәсендә язучының иҗатына багышлап “Хисам Камалов әсәрләрендә сугыш кайтавазы” дип исемләнгән күргәзмә оештырыла һәм күзәтү чсала.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.