Сәламәтлек — тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткече.Ә менә Сәламәтлек көненә быел 70 ел булган!
Үзегезгә нәрсә телисез? Ә якыннарыгызга? Күпләрегез “сәламәтлек ” дип җавап бирде, шулаймы? Чыннан да, ул — безнең иң кадерле байлыгыбыз. Сәламәт булганда, юкны — бар итәргә, бик ерак кебек тоелган хыялларны да чынга ашырырга була.
Сәламәтлек — тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткече дә әле. Нәкъ менә шуңа күрә дә 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне дип игълан ителгән. Бу датаны сайлаулары очраклы түгел. 7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туган көне. Ә менә Сәламәтлек көненә быел 70 ел булган!
Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Олылар, сәламәтлегегезне саклагыз, дип юкка гына әйтми шул. Аны ничек сакларгамы? Моның рецепты бик гади дә, шул ук вакытта шактый катлаулы да. Гади, чөнки аны һәркем үти ала. Ни өчен катлаулы, дисәгез, әлеге рецепт буенча яшәргә күпләрнең ихтыяр көче җитми. Көндәлек режим. Билгеле бер вакытта йокларга яту һәм тору организм ял итә алсын өчен кирәк. Ял белән эш чиратлашырга тиеш. Вакытында ашау исә ризыкның дөрес эшкәртелүе, ашказанының аны кабул итәргә әзерләнүе өчен мөһим.
Дөрес туклану. Инде ризык турында сөйли башлаганбыз икән, дөрес туклануга да игътибар бирик. Тиешле күләмдә файдалы матдәләр алган организм гына авыруларга каршы тора ала. Шуңа да табында яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм ярмалар гел булырга тиеш.
— Саф һава. Һавада йөрү — сәламәтлекне ныгытуның тагын бер мөһим өлеше. Урамда уйнау, походка бару кәефне дә күтәрә бит әле! Табиблар шуны гана тотарга кинэш итэ»
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.