Выставка «2апрель-халыкара балалар китабы коне»
2 апрель — Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле.
Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми.
Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.
Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мөмкинлекләр дә хәзер башка. Нинди генә форматта һәм кыяфәттә, нинди генә материалдан басылмый алар. Күренекле язучы М. Горький да балалар әдәбиятын зур бер “суверен держава” дип атаган.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.