«Габдулла Тукайның әкият геройлары бездә кунакта» Интеллектуаль уен
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Тукайның юбилейларын үткәрү, тормыш юлы өйрәнү, Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде. Китапханәдә “Габдулла Тукайның әкият геройлары бездә кунакта” дигән интеллектуаль уен уздырылачак. Китап укучылар белән Тукайның “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре һ.б. шигырьләре буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар бирәчәкләр.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.