«Ике җаваплы табышмак» Шигъри мизгел
Балалар язучысы Йолдыз Шәрәповага быел 60 яшь тула. Ул Татарстанның Язучылар Союзы әгъзасы булып тора. 2002 елда “Алтын каләм” иясе. 2004 елда А.Алиш исемендәге премия иясе. 2012 елда Татартсан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды. Йолдыз Шәрәпова Буа районының Яңа Тинчәле авылында дөньяга килә. 1994 елда аның “Антенналы бәрәңге” дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыга һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз Шәрәпова — балалар күңеленә хуш килгән унбиш китап авторы. 10 апрельдә узачак “Ике җаваплы табышмак” дигән шигъри мизгелдә без балалар белән Йолдыз Шәрәпованың китаплары белән танышачакбыз, шигырьләрен укыйбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.