7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне!
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне!
Бу бәйрәм — үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.
Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне — үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне — саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Бу көнне бар илләрдә дә диярлек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, саулыкка багышланган спорт чаралары үткәрү, иганәчелек белән шөгыльләнү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек файдалы эшләр башкарыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.