«Табигать- безнең дустыбыз»

Событие завершилось
6+

“Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”.Без шул бәхеткә төренеп яшибез, чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән агышы, күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч-күәт өсти, матурлата, илһамландыра. Ә без, шушы матурлыкны үз кулларыбыз белән җимерәбез, пычратабыз. Ул бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.Без табигатьне күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

Табигатьне пычратучылар белән көрәшне бүгеннән ук башламасаң, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуы бар.Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас.Табигать — анадагы матурлыкны бер югалтсаң, табып булмаячак. Табигать үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф, мәрхәмәтсез була.

Әйдәгез, һәрберебез булдыра алганча, табигатьне саклыйк һәм безнең барыбызның да тырышуыбыз нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлык кимер.Әйе, без табигать балалары, ә табигать- безнең хуҗабыз! Моны беркайчанда истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк.

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы.Без, үзебездән соң килгән буынга, суларыбызны чиста, һаваларыбызны пычратмыйча калдырсак, изге бурычларыбызны үтәгән булырбыз.Яшел дусларыбызны саклыйк.Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз.Тирә-юнебез чиста, ямьле булсын, һәрчак балкып торсын.


Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна