кайтыгыз, кошкайларым
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җиргә тама көмеш тамчы-
Сагынып кәткән яз килә.
Апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. 1 нче апрель– Бөтендөнья кошларны саклау көне! Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр. Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк — табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән. Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар — урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә — 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте
Күтәрелде җирдә ак томан.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.