Китап күргәзмәсе «Шигырьләрдән алтын сибелә»
Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтү турында карар чыгарыла.
Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында — Парижда үткәрелә.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Китапханәдә төзелгән китап күргәзмәсенең максаты да- укучыларда шагыйрьләребез иҗатына карата кызыксыну уяту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.