«Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!»
Март ае-яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март — Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Нәүрүз ул- игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә. Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул — тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
26 нчы март көнне урамда авыл клубы алдында саф һавада “Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!” дигән авыл халкына мәктәп укучылары белән җырлы-биюле, уенлы тамаша үткәрәчәкбез. Барыгызны да чакырып калабыз! Бәйрәм белән котлап җырлар җырланачак, биюләр, шигырьләр сөйләнәчәк. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын уйныйачакбыз. Дуслык боткасы һәм коймаклар белән дә сыйланачакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.