«Мин хәят эзләдем, хәяттән мәгънә эзләдем»
12 мартта татар әдәбиятының классик язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула.
Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин хәят эзләдем, хәяттән мәгънә эзләдем» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Биредә урын алган «Галимҗан Ибраһимов: тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар» китабында әдипнең мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланган. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелә. Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә. Шулай ук Суфиян Поварисовның Г.Ибраһимовның иҗат һәм тормышын чагылдырган «Пәйгамбәр таңы» трилогиясе игътибарга лаек.
Теләгән кеше күренекле татар язучысының иҗаты белә танышып, күргәзмәдән үзенә ошаган китапны сайлап алып укый ала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.