«Ялгыз Тәкәрлек»
Татар авылы халкының хокуксызлыгы, мәктәпне яңа тәмамлаган яшь кызы баланың фаҗигале язмышы. Зәйнәп исемле кыз баланың үги әнисе белән яшисе килмичә, мәктәпне бетергәч, шәһәргә китәсе килүеннән җирлек рәисе файдалана — кызны әрәм итә. Әсәрдә интрига туа Зәйнәп әлеге гөнаһның җимешен баласын таба. Конфликт озак еллардан соң Зәйнәп кызы Гөлсирин белән авылга кабат әйләнеп кайткач, авыл советы рәисенең малае Рамазан белән Зәйнәпнең (шул ук рәистән туган) кызы Гөлсирин очраша башлый
Язучы-сценарий авторының игътибары авыл кешеләренең коллык белән тиңләрлек язмышына юнәлтелгән. Зәйнәпнең бәхетсезлегендә кем гаепле? Аның ятимлеге генәме? Гаеп аның холкында. Зәйнәп горур кыз. Әнисе үлгәч, әтисенең Хәят апага өйләнүен кичерә алмый, шуңа авылдан читкә китәргә хыяллана ул. Үги анасының аңа карата булган яхшы мөнәсәбәте дә аның горурлыгын җебетә алмый. Үзенең бу адымы белән кыз үзенә дә, әтисенә дә, кызы Гөлсирингә дә җәза бирә, кино каһарманнарының язмышын боза… Төп каһарман Рамазан үзен-үзе үтерэ.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.