«Язучы, галим Галимҗан Ибраһимов-135»
Галимҗан Ибраһимов бай мирас калдырган язучы. Ул — җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга нигез салучыларның берсе, әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән күренекле галим һәм мөгаллим. Илле еллык гомер эчендә Г. Ибраһимовның әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела: дүрт роман, өч повесть, дистәләгән хикәяләр, пьеса. Ул революцион хәрәкәт тарихына әдәбият гыйлеме һәм тарихы, эстетика һәм тел гыйлеменә караган 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп теоретик, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләсе язган. Тел һәм әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек авторы да — Ибраһимов.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.