Китап күргәзмәсе: «Ләлә Гыймадиева-балалар язучысы»
Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабировага (Гыймадиева) 1нче мартта 75 яшь тула.Ул 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л. Сабирова — янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (1990 елдан «Сабантуй») газетасында әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтиб һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан ул — газетаның баш мөхәррире хезмәтендә. Китапханәдә язучының юбилее уңаеннан “Ләлә Гыймадиева-балалар язучысы” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.