«Әдәп төбе-матур гадәт»
03 март көнне укучыларым белән "Әдәп төбе- матур гадәт" дигән темага әңгәмә үткәреләчәк. Әңгәмәнең максатлары: — балаларда, яшь буыннарыбызда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; — яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү; — балаларның фикер йөртү, сөйләм теле, хәтерләү сәләтләрен үстерү. Ни өчен хәзерге чорда әдәплелек үзенең кулланылышын югалтты, шәфкатлелек азрак? дигән сорауга җавап эзләрбез. Укучылар белән төрле тормыш вәзгыятьләре уйнатылачак, аларда нинди мөһим кулланган игелекле сүзләр барлыгын белербез, ничек әдәпле булу серләрен ачыкларбыз. Әңгәмә барышында балалар белән Р.Миңнуллинның "Мин мактанчык түгел!" китабындагы кызыклы шигырьләре белән танышып үтәрбез. Укучыларга әдәплелек, игелек турында сораулар биреләчәк. Әңгәмәне балалар өчен кызыклы мультфильм белән тәмамларбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.