Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, лэкин һәрбер йөрәк аны яңарта
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, лэкин һәрбер йөрәк аны яңарта. -дип шагыйрь Һади Такташ бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә… Сүзем яратуларын һәр почмакта кычкырып йөргәннәр турында түгел, ә сабыр итеп, түземлек белән сөйгәннәрен көткәннәр, күп еллар яратуларын беркемгә, хәтта ярларына белгертмичә яшәгәннәр хакында. Әйе, андыйлар сирәк, алар турында язучы-шагыйрьләребез дә артык язмый. Шуңа күрә мисалны әдәбияттан түгел, ә тормыштан китерергә кала. Шушы максат белән без дә китапханәбездә шигырь кичәсе үткәрәбез. Анда танылган язучыларыбызнын (И.Гыйләҗев, Р.Зәкуан, Ф.Гыйззәтуллина, Ә.Исхаков, С. Вильданова һ.б) шигырьләрен укыячакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.