«Халыкара Туган тел көне»
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм[1]. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда бангали теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.