Күңелле шигырьләр
Беренче китап кайчан барлыкка килгән?
Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган. Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән. Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.