И.Гази
Ибраһим Гази туган-үскән авылын сагынып кунакка кайта. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай җанга бик якын була икән? — дип уйлана. Җирдә инде күптән кояш юк. Ә югарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шул чакта инде ул югалган тургайны яңадан шәйли башлый. …Күренер-күренмәс кенә булып лепердәп торган бер тургай кинәт җиргә таба егыла башлады: кояш артыннан ияреп барырга аның көче, күрәсең, җитмәде… Әнә ул, канатларын җыеп, таш кебек атылып төшеп килә… Менә җир тургайга каршы сикерде. Тургай –кояш ярата. Автор тормышта була алмаганны сурәтли: тургайны кояш әнкәсе артыннан җибәрә. Чыннан да, бу хикәядәге тургай сайрый, сайрый, кояш артыннан галәмгә, биеклеккә күтәрелә, ягьни әнкәсе артыннан китә. Югарыга күтәрелү ул ерактан күренерлек гамәл башкаруны аңлата. Тургайларның югарыга күтәрелүен кояш артыннан, әнкәсе артыннан китү дип саный. Димәк, алар үзләре дә, әнкәләре дә кояш кебек рәхәтлек, шатлык бирә — биеккә күтәрелеп сайрый, моң, матурлык тарата. Алар биеккәрәк күтәрелгән саен, матур тавышлары ераккарак ишетелә. Күбрәк кеше тыңлый һәм хозурлана ала. Сез дә укучылар, шушы тургай кебек, әнкәсенең назлы карашын тоярга үрмәләгән сыман, белем үрләренең камиллегенә ирешеп, тургайлар кебек күпләр өчен файдалы эшләр эшләрсез, күңел канатларыгызның бервакытта да каерылмавын, кешеләр сезнең яхшылыкны күреп сөенсеннәр иде дигән теләктә калам.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.