Татарстан Республикасының Дәүләт Гербы
7 нче февраль Татарстан Республикасы Гербы көне. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елда расланган.
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл,
Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел,
калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган.
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары — Н.Г. Ханзафаров (идеясы),
Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.