Ркаил Рафаил улы Зәйдуллинга 60 яшь тулуга багышланган әдәби чара
Ркаил Зәйдулла (Рафаил улы Ркаил Зәйдуллин) — татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1988 елдан СССР Язучылаар союзы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла. Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты.
Тымытык авыл китапханәсендә язучынын юбилеена багышлап китап кургәзмәсе эшләнәчәк, тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.