Янды сөю чаткылары.
Ркаил Зәйдулла — татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1988 елдан СССР Язучылаар союзы, 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныттыР. Зәйдулланың китаплары башкорт, төрек, урыс телләрендә нәшер ителде, аерым әсәрләре, инглиз, үзбәк, казакъ һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына. шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә «Янды сөю чаткылары» дигән китап күргәзмәсе оештырыла һәм күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.