«Табышмак әйтәм, тап!»
8нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә балалар язучысы, табиб Нәкыйп Каштанов иҗаты белән бәйләп табышмаклар кичәсе оештырыла. Язучыга бу көнне 80 яшь тула. Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туа. Н.Каштанов — балалар прозасында актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Н.Каштановның балалар өчен язган китапларында шигырьләр белән беррәттән табышмаклары да урын алган.
Кичә “Табышмак әйтәм, тап!” темасы астында үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.