Балалар язучысы Рафис Корбан тууына 65 яшь« Якташ язучыбыз» китап күргэзмэсе.
Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Буада ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере«ндә, «Идел«дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман«да, «Шәһри Казан«да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. Норлат авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырыга.Якташ язучыбыз Рафис Корбан иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.