«Вакыт сынавын узган әдип презентация книг»
Габдрахман Сафа улы Әпсәламов 1911елнын 28 декабрендә элеккеге Пенза губернасының Краснослободск өязе Иске Аллаголавылында дөньяга килэ. Алты балалы гаиләдә иң олысы булмаган Габдрахман, үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлагач, Мәскәүгә китеп укуын дәвам итә. Шунда укыганда, булачак әдип иҗат эше белән кызыксына башлый. 1941 елнын августында ул сугышка китә. 1943елның җәеннән 1945 елның маена кадэр шул ук фронтта чыккан "Ваотан өчен сугышка" дигән газетаның җаваплы секретаре, 1945елнын җәеннән1946 елның апреленә кадәр Ерак Көнчыгыштагы "Сталин сугышчысы" исемле фронт газетасы хезмәткәре буларак көрәш юлын уза. Шул чордан башлап сугыш темасы Г. Әпсәламов иҗатындагы үзәк темаларның берсенә әйләнә. Язучының 'Ватан улы", "Үлемнән көчлерәк" (1943), "Хәйулла солдат" (1944) кебек беренче хикәяләре һәм" Ак төннәр" (1946)повесте шул хакта эйтэ. Сугыштан сонгы татар прозасында Г. Әпсаламов ин күп романнар авторы буларак танылу ала. Әдипнең сугыш эчендә туган ил романтикасы тергезгән" Ак төннәр" повесте, "Алтын йолдыз" романы тора. Г. Әпсәламовның "Газинур" (1950)," Мәңгелек кеше" романнары герой концепциясен дә үзгәрешләрне хәбәр итә. Без Г. Әпсәламовның "Ак чәчәкләр", "Яшел яр" романнары буенча презинтация үткәрәчәкбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.