Зәки Нури — көрәшче шагыйрь, китап күргәзмәсен оештырырга.
Зәки Нури — көрәшче шагыйрь темасын ачу.
Сугыш чоры шигърият алдына өстәмә таләпләр куя: оперативлык, кайнар публицистик рух, иҗтимагый яңгыраш, халык күңеленең иң тирәндә яткан кылларын чиртү өчен кирәкле драматизм, хәтта кайвакыт трагизм һ.б. Кыскасы, эчтән генә уйлап, кабатлап йөрелгән сүзләрне, патриотизм һәм дошманга нәфрәт хисләрен халык авызыннан, халык теле белән әйтеп бирү бурычы шигърияткә йөкләтелә. Ләкин 1941-1945 еллар поэзиясен катып калган, бары тик туган илгә мәхәббәт хисен гәүдәләндерүгә генә хезмәт иткән дип бәяләү дөрес булмас. Авыр сынау елларында татар шигърияте катлаулы үсеш юлы үтә, яңа бизәкләр белән байый, традицияләрен үстерә. Бөек Ватан сугышы чорында күп шагыйрьләр каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр, үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе, туган җирне, якыннарны сагыну, дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.
Бик кырыс тарих дәресе булган Бөек ватан сугышы күп төрле формаларда халыклар хәтерендә саклана. Бу вакыйганы татар әдәбияты язучылары да үз җилкәләрендә татып, әсәрләрендә чагылдырганнар. Зәки Нуриның да бу тарихи вакыйганы үз җилкәсендә татып әсәрләрендә чагылдырган каһарман якташыбыз. Ул каләме белән дә , коралы белән дә дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Бу фикерне «Дан юлы» (1949) поэмасы, «Үлгәннәр дә үч алды» (1962) җыентыгына кертелгән
сигезләп хикәясе дәлилли.
Норлат авылы китапханәсендә Зәки Нуринең 100 еллыгына карата «Зәки Нури — көрәшче шагыйрь темасына» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.