«Күңел яктысы китапларда»
Талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы Зәки Нуриның (1921 — 1994) тууына 24 нче декабрьдә 100 ел була. Зәки Нури — сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң актив язган авторларның берсе. Үзе исән чагында аның татарча, рус һ.б. милли телләргә тәрҗемәдә алтмыш өч исемдә китабы басылып чыга. Аның әдәби мирасын зур дүрт төркемгә бүлеп карарга мөмкин: публицистик яңгырашлы һәм мәхәббәт лирикасы, балалар шигърияте («Син мәктәпкә йөрисең», «Аңлатыгыз миңа», «Таныш булыгыз», «Табышмак әйтеш», «Саный беләм», «Бу безнең китап», «Без инде хәзер зурлар», «Күпбеләм китабы», һ.б. җыентыклар), юмор-сатира әсәрләре («Сезнең арада юкмы шундыйлар», «Туры карап күзегезгә», «Елмаябыз һәм көләбез») һәм төрле телләрдән тәрҗемәләр.
Шәйморза авылы китапханәсендә Зәки Нуринең 100 еллыгына карата «Күңел яктысы китапларда» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.