Яңа елга чыршы бизәү
Без сезнең белән алдагы эшчәнлектә өйрәнгән идек чыршы турында. Чыршы кайда үсә.? Урманда. Балалар чыршы зурмы, кечкенәме? Кечкенә. Чыршы нинди төстә? Яшел. Чыршының яфраклары бармы? Юк. Тотып карагыз әле, аның нэрсэлэре бар. Энәләре. Алар очлы, кадыйлар. Балалар безнең чыршыбыз матурмы?
Исэнмесез балалар! ----Бу Кыш бабагыз сезгә үзенең урманыннан матур чыршы жибэрде, тиздэн сезгэ яна ел бэйрэменэ килэм, бу чыршыны матур итеп бизэп куйсагыз мин бик шат булыр идем дигэн. Балалар кем безгэ матур чыршы жибэргэн.? Кыш бабай. Ә Кыш бабай безгә кайчан килэ соң? Яңа ел бәйрэмендэ. Балалар кыш бабай безнең бәйрәмгә тизрәк килсен өчен без чыршыбызны матур итеп бизәп куыйк. Кыш бабай безгэ яңа елда нәрсәләр бирә.? Бүләкләр. Ә без кыш бабай килгәч шигырләр сөйлибезме, тагын нәрсәләр эшләп күрсәтәбез.? Жырлап, биеп. Аделина Кыш бабайга сөйлисе шигыреңне безгә сөйләп күрсәт эле. Эйдэгез хәзер капчыкта нэрсэ барын карыйбыз. Адилэ кил эле, кулыңны тыгып алып кара, капчыктан нэрсэ алдың? Бу чыршы уенчыгы. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз. Безгә чыршы уенчыгы ни өчен кирәк.Чыршы бизәргә. Ул нинди төстә? Яшел. Матурмы? Матур. Әйдэ без аны чыршыга эләбез. Балалар чыршы уенчыклары бик тиз ватыла, шуңа күрә аларны сак кына тотарга кирәк. Бу уенчыкларны чыршы бизэр өчен генэ кулланабыз. (Балалар белэн эшлэү.) Балалар карагыз әле безнең чыршыбыз нинди матур булды. Кыш бабай безнең бәйрәмгә килеп чыршыбызны күреп сөенер, сезгә рәхмәт әйтер.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.