Показать
Прочие

Туган як җырчысы

8 декабря 2021
Вход свободный
6+
Показать
Событие завершено

С. Хәким − авыл баласы. Аның бөтен нәселе авылда яшәгән. Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен яхшы белә. Ата-бабалары кичергән хисләрне үз шигырьләрендә бирергә тели шагыйрь. Шуңа күрә аның әсәрләре туган якка, аның назлы, ягымлы табигатенә, эш сөюче фидакяр кешеләренә багышланган. Шагыйрь буларак, автор үсеп утырган чәчәкләр, арышлар белән сөйләшә. Үзе «чапкан печәннәрне туйганчы» иснәү − аның өчен зур бәхет.

С. Хәким иҗатының төп үзенчәлеге дә аларның сагынуга төрелгән авыл темасы булуында. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аның иҗаты турында: «С. Хәкимнең бөтен барлыгы − җаны, акылы, күз карашлары, сөйләшүләре, атлап йөрүләре, елмаюы − туган җиренә, басуларына, юл-сукмакларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә, шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушылып, бер бөтенгә әйләнә», дип яза.

С. Хәкимнең бөтен иҗаты авылына барып тоташа, дисәк тә, ялгыш булмас. Әнисен ул туган авылыннан башка күз алдына китерә алмый. Әнисе аның күз алдына түбәндәгечә килеп баса:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

(«Әнкәй»)

«Юксыну» шигыре исә − туган ягын сагынуның югары дәрәҗәдәге үрнәге. Шуңа күрә дә бу җыр татар халкының сугыш чорында иң яратып, моңланып җырланган җыры (Ш. Мәҗитов көе) булган.

С. Хәким шигырьләре халкыбызның тирән хисен, сагышын, туган ягына олы мәхәббәтен дулкынландыргыч итеп чагылдыра.

Чараның максаты С. Хәким иҗаты белән әдәбият сөючеләрне таныштыру.

 

Дата и время проведения
Событие завершилось
Место проведения
Смотрите также