«Конституция — дәүләтнең төп кануны»
12 декабрь — Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе — илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн. 1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция — дәүләт төзелешенең, властьның вәкаләтле, башкарма һәм мәхкәмә органнарын оештыруның, җирле үзидарә системасының нигезләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм бурычларын билгели, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү, кабат карау тәртипләрен дә күрсәтә.
Шәйморза китапханәсендә әлеге мөһим көн уңаеннан «Конституция — дәүләтнең төп кануны» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла. Конституция — дәүләтнең төп кануны — Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция — беренче чиратта белү тиешле закон ул. Чөнки бу хокукый актта кеше һәм гражданинның да, яши торган дәүләтебезнең строй нигезләренең дә төп хокуклары, бурычлары язылган.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.