«СПИД–гасыр чире»
1988 елдан бирле 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы каян килеп чыккан соң? Тарих битләренә күз салсак, 1981 елда дөнья буйлап куркыныч авыру йөрүе турында имеш-мимешләр йөри башлый. Бер төркем яшьләрнең кисәк кенә авырып, кыска вакыт эчендә үлү очраклары күзәтелә. Әлеге күренеш галимнәрне зур борчуга сала. Җентекле тикшеренүләрдән соң, атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән торган (СПИД), тик һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия булган авыру икәнлеге ачыклана.
Шул уңайдан китапханәдә 8–9 сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате уздыру.Укучыларны кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату; Статистик мәгълүматлар белән танышу; Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү максат итеп куела.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.