Ләбиб Лерон иҗаты — балаларга
Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай. Шуларның берсе, без-балалар яратып өлгергән, бик күп матур, эчтәлекле, кызыклы шигырьләр авторы — Ләбиб .
Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.
Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Нәтиҗәдә заманча, баларның үзләре кебек үк тыңгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яки үзенчә борчыла. Мзсәлән, “Бакалар” шигырендә судагы бакалар сурәтләнә. Алар бата-калка уйныйлар. Соңрак алар инде батмый, су өстендә чалкан гына яталар. Чөнки малайлар аларга чуерташлар аталар, үтерәләр.
Л.Лерон балаларны нечкә күңелле,
кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла. Ул сүзгә нечкә, җитди
карый.
Соклангыч та соң бу дөнья-
Кояшы бар, ае бар…
Чәчәк җыеп йөри сыман
Аланлыкта каеннар…
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.