«Син тәкәббер кыз икән»–Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь
Әсәрләрендә төп темаларның берсе — хатын-кызның
язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да
бергә үрелеп яши. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар.Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди,
табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек,
бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта
баруын күрсәтмәкче була. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын,
гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б.
шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган
авторларның берсе булып санала. Әдибәнең
әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә «син тәкәббер кыз икән» дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырыла һәм күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.