«Көзбикәнең уңышлары»–күргәзмә

Событие завершилось
6+

 Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. "Уңыш бәйрәме","Сөмбелә", "Көзге әкият", "Көзге бал" — көзгә мәдхия җырлаучы күпме бәйрәмнәр уйлап табылган!

Менә туган ягыбызга үзенең байлыгы, муллыгы, кызгылт-сары төсләре, үзенә күрә бер гүзәллеге белән алтын көз дә килде. Җир өсте әкияттәге кебек сихри келәм белән капланган. Көзнең алтынлыгы, аның күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнгән. Муллык белән килде быел көз. Табыннарда икмәк, сый-нигъмәтләр белән өстәлләр тулып тора.

 

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Смотрите также

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна