Китап күргәзмәсе: «Шигырь дөньясында»
Шагыйрь, прозаик Әдип Маликовка 100 ел. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Шигырь дөньясында» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Әдип Маликов татар һәм рус телләрендә дөнья күргән 25 китап авторы. Аның шигъри җыентыкларыннан «Юл җыры»(1958), «Салкын алан» (1969), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1971), «Туган як җиле» (1981), «Бергә яккан учаклар» (1991), прозадан: «Гашыйклар юлы» (1978) очерклар китабы, «Яшьлек утравы» (1974), «Гомер мизгелләре» (2001) исемле документаль повестьлар китаплары укучыларга киң билгеле.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә.Маликовка 1979 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелә, ә 1981 елда, алтмыш яше уңае белән, ул «Мактау Билгесе» орденына лаек була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.