Обзор выставки. Творчество нашего односельчанина Рафиса Галиева
Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты Равил ГАЛИЕВнең туган якларында — Азнакай районы, Камышлы Күл авылында булырга туры килде.
Ул бер төркем җырчылар алып кайтып, авылдашларына Сабантуй бәйрәмен оештырырга үз көчен керткән иде. Форсаттан файдаланып, аның белән әңгәмә дә корып алдык.
— Хәзер туган нигезгә, авылга ешрак кайтырга тырышабыз, чөнки әти-әниләр олыгайды, сәламәтлекләре дә бик ныклы түгел инде, — дип башлады ул сөйләшүне. — Гаиләдә без өч ир-егет үстек. Дүртенчесе — әти. Әнигә ничек авыр булганын хәзер генә аңлыйм. Дүрт ир-ат бит. Әти 30 елдан артык Актүбә бистәсенә йөреп, рәссам-бизәүче булып эшләде. Бернинди һава торышына карамыйча, сәгать иртәнге дүрттә торып, малларны карап, юлга кузгала иде. Башта Азнакайга, аннан соң вахта машинасы белән Актүбәгә китә иде. Кире кайтканда да шул юлны үтәсе. 30 елдан артык шушы маршрутны узган кеше ул. Әти бик матур итеп картиналар ясый иде. Шунысы кызык: ул аларны бервакытта да өйдә ясамады, ә эшендә төшерә иде. Ә өйдә агач эшләрен генә эшләде.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.