Шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 80 яшь
Шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 80 яшь. Китап күргәзмәсе ясау, күргәзмәгә күзәтү, әсәрләрен кычкырып уку.
Җырлагыз, гармуннар.
Җырлагыз, гармуннар,
Кошларның җырларын.
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр
Дөньяда никадәр
Сөйкемле җыр барын,
Соклангыч җыр барын.
Уйнагыз, гармуннар,
Ярату турында,
Күңелдән шикләрне
Тарату турында.
Җырласын кешеләр
Таң ату җырын да,
Яхшылык җырын да,
Яктылык җырын да.
Тынмагыз, гармуннар,
Иртән дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр өчен дә,
Бәхеттән куанып
Көлгәннәр өчен дә,
Ил өчен яуларда
Үлгәннәр өчен дә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.