Моңнар шагыйре
Язучы буларак Гәрәй Рәхим — өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул — шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы. Аның тезмә әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигый садәлек һәм ихласлык, тормышның үзеннән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясау үзенчәлеге хас. Моның өстенә ул үзенең поэтик әсәрләрендә халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәкләрдән һәм сөйләм формаларыннан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә, шул җөмләдән балаларга һәм яшүсмер укучыларга адресланган «Чәчәк сатучы малай» (1968), «Омтылыш» (1969), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977), «Иптәшләр үзебезнеке» (1988) җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре, лирик парчалары, юмор-сатира әсәрләрендә, шулай ук 1979 елда аерым китап булып нәшер ителгән зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» һәм «Саргаймагыз, каштаннар» кебек повестьларында да ачык чагыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.