«У войны не женское лицо. Исламова Саимә Харис кызы»
Актаныш "Туган як" музее Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кыз якташларыбыз турында сәхифәне дәвам итә.
Исламова Саимә Харис кызы 1923 елның 11 июнендә хәзерге Мөслим районы Әмәкәй авылында дөньяга килә, бүгенге көндә Иске Байсарда яши. II группа инвалид. 1942 елның 8 июлендә 8 кыз белән бергә сугышка алына.
I Белоруссия фронты сафларында санитарка булып хезмәт итә. Минскны, Риганы азат итүдә, фашистларны үз илендә тар-мар итүдә катнаша.
Җиңү хәбәрен Берлиннан 80 чакрым ераклыктагы торак пунктта ишетә. 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайта.
"Сугышчан хезмәтләре өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", соңыннан юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. "Санитар хезмәт отличнигы" билгесенә, Баш Югары Командующий И.В.Сталинның ике Рәхмәтенә лаек була. Хәрби дәрәҗәсе — рядовой.
Табанлыкүл авылында уку йорты мөдире була, участок хастаханәсендә пешекче булып эшли.
1995 елда вафат булган яугир, укытучы Галимҗан Исламов белән 1946 елны гаилә коралар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының барысы да югары белемле.
Сведения предоставлены организацией ГБУ «Актанышский районный краеведческий музей РТ» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.