Идел суы илле батман
Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Актаныш районы Әҗәкүл авылында туган. Гомуми белем мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать профессионал техник училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор хезмәтендә була, бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый.
1952-1956 еллар — медицина училищесы студенткасы. Училищены дәвалаучы-акушер дипломы белән тәмамлый, озак еллар Казанның төрле медицина учреждениеләрендә эшли, 1966-1969 елларда читтән торып Казан медицина институтында укый. 1978 елдан профессиональ язучы хезмәтендә, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.Шул1960 елда вакыттан алып аның шигырьләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы”да, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” газеталарында, “Ялкын”, “Азат хатын” (“Сөембикә”), “Казан утлары” журналларында еш басыла.Соңга таба шагыйрәнең аерым әсәрләре күмәк җыентыкларга кертелә (“Беренче карлыгачлар”, 1969;“Беренче адымнар”, 1971,“Кызлар җыры”, 1977), кечкенәләр өчен “Бөрлегәнгә медаль”(1973), “Чүкеч нәни булышчы”(1977) кебек мөстәкыйль китаплар булып та чыга.
70 нче елларның икенче яртысыннан башлап, Роза Хәлиуллина иҗат эше белән аеруча җитди шөгыльләнә, “Каенана” исемле поэмасын яза.
2014 елның 15 гыйнварендә шагыйрә Роза Хәлиуллина вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.