ШигырЬ уты яна йөрәкләрдә
Событие завершилось
Тауасты Байлар — безнең туган ягыбыз. Авылыбызны уратып алган болыннар,
табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп
сөйләргә мөмкин. Без бүген үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле
һавасын сулап үскән шагыйрьләр, язучылар турында сөйләшербез, аларның
туган як турында язган шигырьләре, әсәрләре белән танышырбыз. Әйе, авлыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына
багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика,
район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның
ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә
рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр
дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген
бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта,
безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм
моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз бик күп. Без, китап сөючеләр,
хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр,
моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга
чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан
аралаша алуыбыз аеруча кадерле.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.