«Балаларның Дәүәнисе»
Шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминева 1924 елның 18 маенда Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дөньяга килә. Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булып, һөнәре буенча аңа еш кына гаиләсе белән авылдан авылга күченеп йөрергә туры килә. 1931 елга кадәр алар хәзерге Азнакай районының Тымытык авылында (ул вакытта шул исемдәге район үзәге) яшиләр, аннан кабат Әлмәткә әйләнеп кайталар. 1941 елда Әлмәттә татар урта мәктәбен тәмамлагач, Э.Мөэминева укытучылык эшен башлап җибәрә: әүвәл Әлмәт районының Югары Мактама авылы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман авылы мәктәпләрендә математика фәне укыта. 1944 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике елдан Ташкент педагогия институтының көндезге бүлегенә күчеп, 1948 елда математика белгечлеге буенча институтны тәмамлап чыккач, Габдрахман авылы мәктәбенә кабат укытырга кайта. Шунда ул 1974 елга кадәр берөзлексез укытучы булып эшли.
Энҗе Мөэминева 1994 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, балалар әдәбияты үсешенә керткән казанышлары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Ул 2009 елның 2 мартында вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.